Казан Операсының Нидерландиядә гастрольләре башлана

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

24 февральдә  Роттердамда Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры  «Кармен» спектаклен күрсәтә.  Бу чыгыштан  опера труппасының Европа шәһәрләре буйлап гастрольләре башлана.  Февраль-мартта артистлар  Нидерландия һәм Бельгиянең кайбер шәһәрләрендә спектакльләр куя.

Гастрольләрдә  оркестр, хор артистлары, театр солистлары Венера Протасова, Юрий Ившин, Гульнара Гатина, Айдар Нургаянов, Владимир Васильев, Олег Мачин, Юрий Петров, дирижерлар Ренат Салаватов, Андрей Аниханов (Санкт-Петербург), шулай ук чакырылган җырчылар — Екатерина Егорова (Михайлов театры), Анжелина Швачка (Украинаның Т.Шевченко исемендәге Милли Операсы), Әхмәт Агади (Мариинский театры), Георгий Ониани (Германия), Катажина Мацкевич (Польша) һ.б. катнаша

Театр Төньяк-көнбатыш Европаның Амстердам, Роттердам, Эйндховен, Гаага һәм башка торак пунктларында  чыгыш ясаячак. Турне вакытында Казан театрының опера труппасы барлыгы 28 спектакль бирәчәк. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International