Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында министр Айрат Сибагатуллин республиканың талантлы яшьләре белән очрашты. Яшь активистлар, яшьләр оешмаларының узаманнары театр, әдәбият, драматургия, классик һәм заманча музыка, дизайн һәм музей эшен үстерүгә юнәлтелгән проектларын тәкъдим итте.
Фестивальләр, конкурслар, лекторийлар оештыру буенча төрле форматтагы проектлар каралды.
«Яшьләр арасында талантлар арта гына бара, бу – сөенечле күренеш, - диде Айрат Сибагатуллин очрашу ахырында. - Кайбер проектларга без ярдәм күрсәтергә ниятлибез». Министр районнар белән, ә анда заманча мәдәни проектларга ихтыяҗ шулай ук зур, эшләргә киңәш итте.
Сүз уңаеннан шунысын да искә төшереп китик: Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов 2015 елда яшьләр проектларына ярдәм итү өчен грант бүлеп бирү турында карар кабул итте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте