Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан «Җәлил» операсы күрсәтелә

2015 елның 20 феврале, җомга

21 февральдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Н. Җиһановның «Җәлил» операсы куела.  Төп партияләрне Татарстанның һәм Россиянең танылган җырчылары башкара. Дирижеры – Ренат Салаватов. 

Операны сәхнәгә 2011 елда   режиссер Михаил Панджавидзе куйды. Спектакль замана тамашачысына якын булган алымнар кулланып яңача эшләнде.

21 февральдә  спектакль Татарстан Республикасы җитәкчеләре, шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм Әфган сугышы ветераннары өчен куела.  Спектакль башланганчы Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы кичә була. Анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International