Татарстанның табигать тарихы музеенда Казанда беренче тапкыр крио-шоу күрсәтелде

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

19 февральдә, атаклы галим  Николай Коперникның туган көнендә,  Татарстанның табигать тарихы музеенда Казанда беренче тапкыр  крио-шоу күрсәтелде.

«Табигый, Фән!» лабораториясе әзерләгән яңа фәнни-мавыктыргыч шоу гадәттән тыш түбән температуралар ярдәмендә тудырылган могҗизалар белән таныштыра. Сыек азот ярдәмендә әйберләрне мизгел эчендә бозга әйләндерү – гаять мавыктыргыч күренеш. Сыек азот Цельсий буенча минус 200 градус диярлек температурада, бу исә космостагы салкынлыкка якынлаша.  Шуңа да әлеге шоуны лаборатория галимнәре бөек астроном  Николай Коперникның туган көненә багышлап әзерләгән.

Тамаша көчле тәэсир ясый. Гаҗәп тә түгел, бу – Фән шул!

 (843) 253-88-00, 567-80-35

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International