Сергей Безруков театры спектакльләре Казанда тифлокомментарий белән узачак

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү губерна театрының  Казанда ике спектакле тифлокомментарий – сукыр тамашачыларга махсус сүзләр белән тасвирламыйча аңлашылмый торган  әйберләргә, урын-вакыт яисә гамәлләргә кыскача җыйнак аңлатма бирү ярдәмендә куела.  Бу – сукыр һәм күзләре начар күрүчеләргә гастроль спектакльләрен «күрергә» мөмкинлек бирәчәк. Тифлокомментарийны актриса Ирина Безрукова башкара.

Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү губерна театры гастрольләре Казанда  24 - 28 февральдә уза.  Тамашачыларга театрның иң яхшы спектакльләре күрсәтеләчәк. Алар Камал театры сәхнәсендә узачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International