Казанда Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXIII фестиваль ябыла

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXIII фестиваль программасы тәмамлана. 17 февральдә дөнья опера сәхнәсе  йолдызлары катнашачак йомгаклау концерты була. Аның программасында Пуччини, Верди, Гершвин, Чайковский операларыннан арияләр, шулай ук Масканья, Гуно, Понкьелланың һәм башка композиторларның  сирәк башкарыла торган  әсәрләреннән өзекләр яңгыраячак.

Йомгаклау концертында  Альбина Шаһиморатова, Оксана Шилова, Дениз Йетим, Василиса Бержанская, Әхмәт Агади, Сергей Скороходов, Георгий Ониани (Германия), Рональд Самм (Бөекбритания), Василий Ладюк,   Алексей Тихомиров кебек танылган опера җырчылары чыгыш ясый.

Концертта махсус кунаклар – кларнетист Джампьеро Собрино (Италия) һәм джаз пианист Даниил Крамер катнаша

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International