Филармониядә күренекле татар җырчысы һәм мәдәният эшлеклесе Илһам Шакировның 80 еллыгына багышланган концерт булды

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

14 февральдә Филармониядә күренекле татар җырчысы һәм мәдәният эшлеклесе Илһам Шакировның 80 еллыгына багышланган концерт булды. Анда танылган җырчылар,  популяр коллективлар катнашты.

 Кичәдә шәрәфле кунак буларак юбиляр үзе дә катнашты. Тамашачылар сөекле җырчыны алкышларга күмде. Юбилярны Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин котлады.

Илһам  Шакиров 1935 елның 15 февралендә Сарман районының Яңа Бүләк авылында туа.   1960 елда Казан Дәүләт консерваториясен «җыр» белгечлеге буенча тәмамлый, шул ук елны ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты булып эшли башлый. Илһам Шакиров - Российской Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты  (1970). 1986елда «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнгән.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International