«Новости России» ИМА Россия Федерациясе субъектлары үсешенең перспектив юнәлешләре турында мәгълүмат бирүче түләүсез интернет-ресурс булдыра

2015 елның 13 феврале, җомга

«Новости России» ижтимагый мәгълүмат агентлыгы, Халыкара вәкиллек үзәге һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе  www.kremlinrus.ru порталының төп битендә Россия Федерациясе субъектлары үсешенең  перспектив юнәлешләре турында мәгълүмат бирүче түләүсез интернет-ресурс булдыра.

 «Россия төбәкләре яңалыклары» бүлегендә федераль, төбәк һәм муниципаль хакимият органнарының  социаль-икътисадый  һәм территорияләрнең инвестицияләр ягыннан үсеше, мәсьәләләрендәге казанышлары турында мәгълүмат урнаштырыла. http://www.kremlinrus.ru/#/czqn бүлегендә махсус форма кулланып, төбәк вәкилләре актуаль яңалыклар урнаштырырга һәм Россия Федерациясе субъектларында тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтелгән үз проектларын һәм программаларын тәкъдим итә ала.  E-mail: info@ kremlinrus.su

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International