Чаллы шәһәре тарих музеенда Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган «Каһарман үлми ул…» күргәзмәсе ачылды

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Музейара күргәзмә проекты кысаларында 10 февральдә Чаллы шәһәре тарих музеенда Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган «Каһарман үлми ул…»  күргәзмәсе ачылды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, студентлар, кадет мәктәбе һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашты.

  Бу күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлилнең Казандагы музей-фатиры хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылган. Чаллы шәһәре тарих музее директоры Рәйсә Булатова, күргәзмәне ачканда, бу күргәзмәнең барлык буын вәкилләренә – яшьләргә дә, өлкәннәргә да кызыклы булачагын билгеләп үтте. Чаллы социаль-педагогика технологияләре һәм ресурслары институты доценты  Илдар Алишев үзенең чыгышында яшьләргә тарихны белү, аның белән кызыксыну, Муса Җәлил кебек каһарманнардан үрнәк алу мөһим булуын билгеләп үтте. КАМАЗның «Җиңү юлы» музее һәм эзләнү отряды җитәкчесе Николай Усанов археологик казу эшләре вакытында табылган әйберләр турында сөйләде. Шундый табылдыкларның берсе – 2 нче һөҗүм армиясе сугышкан җирләрдә казып алынган типография шрифтын ул М. Җәлилнең музей-фатирына бүләк итте. М.Җәлилнең Минзәләдәге музей-фатиры директоры Алсу Григорьева шагыйрьнең бу шәһәрдә оештырылган сәяси эш буенча курсларда укуы һәм тәрҗемәи хәленнән шуңа бәйле кызыклы фактлар турында мәгълүмат бирде.     

Тамашачыларга мәктәп балалары башкаруында «Хат» дигән әдәби-музыкаль  композиция тәкъдим ителде. Соңыннан Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре куелган күргәзмә буенча экскурсия уздырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International