2015 ел – Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры өчен гаять әһәмиятле һәм җаваплы чор. Беренче татар театр труппасы оешуга – 110 ел, ә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрына 25 ел тула.
Юбилей елында театр Татарстан Республикасында юбилей гастрольләре уздыра. 13, 14, 15 февральдә Оренбург татар театры Камал театры сәхнәсендә, 16 февральдә – Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә чыгыш ясый.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте