Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студенты «Рәсем» бүлегенең II курс студенты Камилә Әхмәдуллина Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Җиңү Салюты!» презентацияләр республика конкурсында «Фронтовик язучылар» номинациясендә I урын алды. Аның презентациясе якташыбыз, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган иде.
Шул ук бүлекнең IV курс студенты Ярослава Розанова «Бөек Россиягә – профессиональ иҗатчылар» номинациясендә дипломант булды. Конкурста 55 һөнәри мәгариф оешмасыннан 157 кеше катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте