Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге: узганы һәм бүгенгесе

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының  «Манеж» күргәзмәләр залында  «Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге: узганы һәм бүгенгесе» дигән күргәзмә уздырыла. Анда уникаль археологик табылдыклар, шулай ук Болгар һәм Свияжскиның тарихы һәм мәдәниятенә багышланган сәнгать әсәрләре куелган.  

Болгарда 2010 – 2012 елларда алып барылган казу эшләре вакытында XIV гасырга караган бик күп археологик табылдыклар – савыт-сава калдыклары, бизәнү әйберләре, көн-күрештә кулланыла торган төрле әйберләр, Коръән савытлары һ.б. табылган иде. Алар күргәзмәдә урын алды. Свияжскида алып барылган казу эшләре вакытында табылган артефактлар да экспозициядә куелды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International