Казанда һәм Мәскәүдә Илһам Шакировка 80 яшь тулу уңаеннан концертлар уза

2015 елның 6 феврале, җомга

Быелның февраль-март айларында Мәскәүдә һәм Казанда бөек җырчы, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакировка 80 яшь тулу уңаеннан концерт-кичәләр уздырыла.

14 февральдә Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә төрле елларда артист белән бер сәхнәдә эшләгән җырчылар, шулай ук яшь артистлар чыгыш ясаячак.

Юбилей кичәсе 15 февральдә Камал театры сәхнәсендә бик зурлап уздырылачак. Анда республиканың танылган төрле коллективлары, җырчылары, сәнгать әһелләре катнашачак.

Мәскәүдәге Дәүләт Кремль Сараенда бөек җырчының олуг юбилеена багышланган зур концерт 13 мартта, шулай ук күренекле артистлар катнашында уздырылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International