5 – 11 февральдә «Мир» кинотеатрында бай тарихлы Венеция кинофестиваленең 2014 елда күрсәтелгән иң яхшы кыска метражлы фильмнары экранга чыгачак.
Дөньяның төрле почмакларыннан яшь режиссерлар без яшәгән тирәлекне һәм җәмгыятьне өйрәнә, кыска метражга хас төрле сурәтләү рәвешләре аша үз карашларын тамашачыга җиткерә. Драма, эксперименталь картиналар, анимация жанрында эшләүче бу авторлар – дөнья кино сәнгатенең киләчәге һәм бүгенгесе.
Программада 71 нче Венеция кинофестивалендә җиңүчеләрнең берсе – Сиди Салехның «Мәрьям» фильмы. Ул кыска метражлы иң яхшы фильм буларак Orizzonti бүләгенә лаек булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте