«Китапханә хәбәрләре» журналының яңа саны чыкты

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

«Китапханә хәбәрләре = Библиотечный вестник» һөнәри фәнни-гамәли журналының берләштерелгән яңа саны чыкты.  (2014.–№1-2(37-38).

Журналның бу саны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Попечительләр советы рәисе  Разил Вәлиевның Мәдәният елы йомгакларына һәм  мәдәният-сәнгать өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүгә багышланган мәкаләсе белән ачыла.

Традицион «Республика китапханәләрендә» рубрикасында Түбән Кама ҮКС китапханәчеләренең хезмәт казанышлары, Кукмара ҮКС Балалар үзәк китапханәсенең яшь укучыларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә башкарган эшләре, Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе милли-туган як тарихын өйрәнү музееның эшчәнлеге һәм республика китапханәләрендәге игътибарга лаеклы башка вакыйгалар турында язмалар урнаштырылган.   

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белән Камал театрының уртак проекты – «Театр кунак бүлмәсе» турындагы мәкалә аерым игътибарга лаек. Мәдәният елында монда даими рәвештә мәшһүр артистлар, язучылар, әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән очрашулар уздырылды. «Замана һәм кешеләр» рубрикасында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Рәиф Мәрдановка багышланган мәкалә басылган.   

Журнал Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 1996 елдан татар һәм рус телләрендә 250 данә тираж белән нәшер ителә. Китапханә сайтында журналның электрон варианты белән танышырга мөмкин (http://kitaphane.tatarstan.ru/rus/bull/2014_1-2.htm). 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International