6 февральдә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Тукай клубында Равил Бохараев сүзләре белән «Когда вернусь в казанские снега...» («Казан кышын кайтып күрсәм...») дигән китап тәкъдим итү кичәсе була.
Җыентыкны Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Г.Р.Державин исемендәге премия лауреаты Рөстәм Сабиров һәм филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Маргарита Небольсина төзегән.
Кичә кичке сәгать биштә Мөштәри урамында урнашкан Язучылар берлегендә була.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте