Казанда Тәбриз мәдәнияте атналыгы ачылды

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

Кичә ДЗКЗ сәхнәсендә Казанда Тәбриз мәдәнияте атналыгын ачу тантанасы узды. 

Бу кичәдә Иран делегациясе вәкилләре, Татарстан Республикасы вәкилләре, кунаклар катнашты. 

Иран делегациясе башлыгы – Тәбриз мэры Садиг Наҗафи Хәзәрлу үз чыгышында Татарстан җитәкчелегенә тугандаш шәһәрләр – Тәбриз белән Казан арасында багъланышлар урнаштыруга, социаль һәм икътисадый өлкәләрдә нәтиҗәле хезмәттәшлек алып баруга ярдәм итәргә  һәрчак әзер торулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мэр әфәнде, Татарстан башкаласыннан иҗади делегация озакка сузмыйча Тәбризкә Казан мәдәнияте көннәрен уздыру өчен килсен иде, дигән теләк белдерде. 

Татарстан исеменнән Тәбриз мэры чыгышына җавап итеп Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Римма Ратникова сөйләде. «Тәбриз – гаять бай һәм уникаль тарихи мирасы булган борынгы шәһәр. Аның мәдәнияте һәм сәнгате белән танышу мөмкинлегенә без бик шатбыз.  Мәдәният атналыгы Казаныбыз һәм Тәбриз арасында багланышларның тагын да ныгуына һәм хезмәттәшлекнең үсүенә ярдәм итәчәгенә шигем юк», – диде Римма ханым. Тәбризнең сәнгать әһелләре куйган зур концерт тамашачылар күңеленә бик хуш килде.

«Хәзинә» сәнгать галереясендә Көнчыгыш Азәрбайҗан провинциясенең халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе уза, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында сәнгать осталары концерты була.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International