Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә яңа бүлек – китап укуга кызыксындыру һәм тышкы элемтәләр бүлеге ачылды

2015 елның 1 феврале, якшәмбе

27 гыйнварда Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә яңа бүлек – китап укуга кызыксындыру һәм тышкы элемтәләр бүлеге ачылды.

Бүлек Китапны популярлаштыру, Китапханәнең, Татарстанда иң мөһим мәдәни үзәк буларак, уңай йөзен булдыру юнәлешендә эшчәнлек алып барачак. Бүлек каршында булдырылган «Милли китап» кибетендә күңелгә хуш килгән басмаларны сатып алу гына түгел, каһвә эчеп, китап укып ял итәргә, күңелгә рухи азык алырга да мөмкин булачак.

 Әдәби кафеда исә кызыклы кешеләр белән очрашулар, музыкаль-әдәби, укучыларны яңа китаплар белән таныштыру, иҗат кичәләре уздырылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International