Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында Ф.Шаляпин исемендәге XXXIII халыкара опера фестивале ачылды

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында Ф.Шаляпин исемендәге XXXIII халыкара опера фестивале ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашты.  

Быелгы форум Казан операсының 140 еллыгына багышлана. Кичә башланганчы фестивальнең тәүге адымнары, театр тарихындагы катлаулы чорлар турында фильм күрсәтелде.  Аннары сәхнәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күтәрелде, ул тамашачыларны Казан операсының олуг юбилее белән тәбрикләде.  «Шаляпин фестивале – зур бәйрәм, һәм без ел саен аны көтеп алабыз. Безнең театр – горурлыгыбыз, ул бөтен дөньяда мәшһүр.  Без күп илләрдә булабыз, һәм республика турында сөйләгәндә, һәрчак опера һәм балет театрыбыз турында искә алабыз.  Оста, талантлы, дөньякүләм танылган коллектив эшли монда. Хәзер без театр сәхнәсендә Россия җыр һәм бию сәнгате осталарын да, чит илнекеләрне дә еш күрү мөмкинлегенә ия. Бу – гаять зур казаныш. Әмма иң кадерлесе – тамашачыбыз. Ул театрга тугры. Нинди генә яңа тамаша әзерләнмәсен, сәхнәгә чыкмасын – театрда бервакытта да буш урыннар булмый», – диде Президент. 

 Соңрак Рөстәм Миңнеханов артистларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Аннары сәхнәгә театрның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов чыкты. Ул театр тарихы турында берничә сүз әйтте, тамашачыга рәхмәт сүзләрен җиткерде, театрны олы юбилее һәм зур вакыйга – Шаляпин фестивале ачылу уңаеннан котлады.

Тамашачыларга бу кичтә «Турандот» операсы тәкъдим ителде. Беренче тапкыр әлеге спектакль Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә 2012 елда күрсәтелгән иде. Турандот ролен – Украинаның Т.Шевченко исемендәге Милли операсы солисты Оксана Крамарева,  Калаф ролен Мария театры солисты  Әхмәт Агади башкарды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International