Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Тантана» театр премиясен алуга заявкалар кабул итә башлый

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Тантана» театр премиясен алуга заявкалар кабул итә башлый.   

Документлар  2015 елның 1 февраленнән 1 мартына кадәр 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/3 3 адресында кабул ителә. Телефон:  (843)264-74-53.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясе театр сәнгате өлкәсендә күренекле иҗади  һәм иҗтимагый казанышларга ирешкән өчен ел саен бирелә. Ул конкурс нигезендә түбәндәге номинацияләрдә тапшырыла:

1.                Дебют

2.                Вөҗдан һәм абруй (Һөнәргә тугрылык)

3.                Курчак театрының иң яхшы актеры

4.                Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле

5.                Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле

6.                Иң яхшы хатын-кыз роле

7.                Иң яхшы ир-ат роле

8.                Актерлар ансамбле

9.                 Ел вакыйгасы

10.               Иң яхшы эпизодик роль

11.                Музыкаль театрның иң яхшы актеры .

Премиягә дәгъва кылучылар эшләрен театр тәнкыйтьчеләре, театр белгечләре, сәнгать белгечләре, әдәбият галимнәре, журналистлар, сәнгать әһелләре, җәмәгать эшлеклеләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләячәк.

Премияне мәдәният министры 27 мартта Камал театры сәхнәсендә тапшырачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International