2015 ел Россиядә Әдәбият елы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы елы буларак тарихка кереп калачак. Музейара күргәзмә проекты кысаларында Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлилнең музей-квартирасы республика музейлары өчен «Каһарман үлми ул...» дигән күчмә күргәзмә тәкъдим итә. Ул татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган. 10 февральдән 10 мартка кадәр күргәзмә Чаллы шәһәрендә, аннары бер ай дәвамында Зәйнең Туган як музеенда, 12 майдан 30 июньгә кадәр Әлмәтнең Туган як музеенда узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте