«Татнефть» ачык акционер җәмгыяте Татарстан Республикасының профессиональ рәссамнары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйге игълан итә.
Эшләр дүрт номинациядә кабул ителә:
- «Рәсем» (Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан Республикасында нефть сәнәгате тууы турында картиналар, портретлар);
- «Графика» (жанр, портрет);
- «Декоратив-гамәли сәнгать»,
- «Скульптура».
Конкурс ике этапта уздырыла. Беренче этапта электрон почта буенча әзер эшләрнең фотосурәтләре кабул ителә. Монда җиңүчеләргә икенче этапта катнашу мөмкинлеге бирелә. Икенче этапта эшләрнең оригиналлары кабул ителә.
8 (8553) 373-209, 373-788. alparova@tatneft.ru
http://70letpobeda.tatneft.ru/konkurs-hudozhnikov/?lang=ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте