«Әкият» татар дәүләт курчак театрында олылар өчен Авксентий Цагарелиның «Ханума» спектакле репетицияләре бара. Театр цехларында костюмнар тегелә, декорацияләр, курчаклар ясала.
Соңгы тапкыр олылар өчен В. Соллогуб әсәре буенча куелган «Йомшак йөрәк бәласы» дигән әсәр театр сәхнәсендә 1997 елда куелган иде. Спектакль зур уңыш белән барганга, шул ук тәҗрибәне яңадан кабатларга карар кылынды. «Ханума» пьесасы – музыкаль, күтәренке рухлы, әмма һич кенә дә буш әсәр түгел. Театр, бик озак сайлаганнан соң, нәкъ менә шушы пьесага туктала.
Спектакльнең режиссеры – Илдус Зиннуров. Рәссамы – Захар Давыдов (Санкт-Петербург). Музыканы Гия Канчели язган.
Спектакльнең премьерасы 2 апрельдә булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте