1-17 февральдә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Ф. Шаляпин исемендәге XXXIII Халыкара опера фестивале уза. Фестивальне ачу тантанасы, Казан опера театры эшли башлауга 140 ел тулу уңаеннан, бәйрәм чаралары уздыру планлаштырыла.
Фестивальдә тамашачыларга М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының иң яхшы спектакльләре — “Турандот”, “Евгений Онегин”, “Риголетто”, “Аида”, “Травиата”, “Кармен”, “Мадам
Баттерфляй”, “Севильский цирюльник” тәкъдим ителәчәк. Фестиваль программасына әле күптән түгел генә сәхнәләштерелгән “Любовный напиток” операсы да кертелгән. Ә Ф. Шаляпин туган көнендә исә “Борис Годунов” операсы күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Дж.Гершвинның “Порги и Бесс” операсын тыңларга да мөмкин.
Опера фестивале ике гала-концерт белән тәмамланачак. Анда дөньяда танылган опера җырчылары катнашуы көтелә.
Фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
“Татар-информ” МА