Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы хөкүмәтенең 2014 елда мәдәният өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләргә һәм иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кино сәнгате учреждениеләренә ярдәм итүгә каралган грантлар тапшыру тантанасы узды.
«Иң яхшы җитәкче» номинациясендә грантка Тәтеш крае тарихы музее директоры Наталья Понедельникова, «Альфа» мәдәният йорты (Түбән Кама) директоры Азат Сафин, Алабуганың 2 нче балалар музыка мәктәбе директоры Елена Морозова, Балтач китапханәсе җитәкчесе Резидә Зарипова, Республика традицион мәдәният үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, Камал театры директоры Илфир Якупов, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле (Түбән Кама) җитәкчесе Наил Мөсифуллин лаек дип табылды.
2014 елда иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кино сәнгате учреждениеләренә махсус грантлар тапшырылды. Болар: Социаль өлкә һәм мәдәният өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификацияләрен күтәрү) институты; Бөгелмәнең үзәкләштерелгән клуб системасы; Казанның 1 нче балалар сәнгать мәктәбе; Чаллы татар дәүләт драма театры; Татарстан Республикасы Җыр һәм бию ансамбле; «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте