Татарстан Республикасы Милли музее республиканың муниципаль музейлары белән бергә киң колачлы акция уздыра – күчмә күргәзмәләр оештыра. Оештыручылар мондый чаралар Татарстан районнарында яшәүчеләргә Милли музей фондлары белән танышу мөмкинлеге бирү белән бергә музейларның да эшчәнлеген активлаштырачак дип саныйлар. Уртак акцияләр уздыруда Татарстан Республикасы Милли музее һәм республика музейлары шактый тәҗрибә туплады. «Җиңү тәрәзәләре» күргәзмәсе февральдә Печищи авылындагы Янка Купала музеенда уздырыла. 3 февральдә Бөек Ватан сугышы чорында «Татхудожник» ширкатендә чыгарылган, Татарстан Республикасы Милли музее фондларында сакланучы плакатлар коллекциясеннән төзелгән күргәзмәне тамашачыларга тәкъдим итү була.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте