23 – 24 гыйнварда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында балаларны һәм олыларны китап укуга кызыксындыру, китапка мәхәббәт уяту, китапханәләргә йөрү ихтыяҗы тудыру максатларында «Күңелле вакыйгалар» хәйрия фонды семинар уздырды. Анда шәһәребездә яшәүче төрле һөнәр ияләре, буш вакытларын мәктәп укучыларын китап уку белән кызыксындыру эшенә багышларга карар кылган ирекле өндәүчеләр катнашты.
Семинарда хәзерге заманда китап эшенең иң четерекле мәсьәләсе – халыкның китап укуы, дөресрәге укымавы мәсьәләсе күтәрелде. Бу очракта китапханәләр һәм хәйрия башлангычлары: укучылар клублары, социаль челтәрләрдәге берлекләр, китапханә проектлары, шул исәптән балаларның җәйге лагерьларында китап уку көннәре, язучыларның, газета һәм журналлар редакцияләренең укучылар белән очрашуларын уздыру, китаплар һәм газеталар күргәзмәләрен, китапханәләрдә ачык ишекләр көннәрен оештыру, гаять зур роль уйный.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте