Александр Сладковскийның «Тынгысыз көн»е

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

28 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Франциянең Нанте шәһәрендә «Тынгысыз көн» исеме белән ел саен уздырыла торган классик музыка  фестивале була.  Проектны гамәлгә куйган Рене Мартен чакыруы буенча  әлеге абруйлы музыка форумында ТР ДСО сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский катнашачак. 28 һәм 31 гыйнварда ул Sinfonia Varsova оркестрына дирижерлык итәчәк. Аның белән бергә бөтен дөньяда мәшһүр  пианист Борис Березовский һәм виолончелист Сергей Циммерманн да чыгыш ясаячак.  Моннан тыш  Александр Сладковский  үз оркестрының 2016 елда әлеге форумда катнашуы  турында сөйләшүләр алып барачак. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китәргә кирәк: Татарстан оркестры 2014 елда «Тынгысыз көн» фестивалендә катнашкан иде инде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International