Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе була

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнварда көндезге сәгать 11дә В.Качалов театры бинасында (Бауман ур., 48) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең «Министрлыкның 2014 елда эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлар турында» дигән темага киңәйтелгән утырышы була. Анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары Григорий Ивлиев катнаша. 

Утырыш башланганчы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында иртәнге сәгать тугызда  2014 елда иң яхшылар дип табылган мәдәният, сәнгать һәм кинематография  учреждениеләре хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын, ә ун сәгать егерме минутта ДЗКЗ каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренә автомобильләр тапшыру  тантанасы узачак. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International