"Инновация" студиясендә төшерелгән "Килергә чыккан Шуну" тасмасы Иранда узган VIII халыкара кыска метражлы кино фестивалендә иң яхшы документаль фильм дигән номинациядә бүләк алды

2015 елның 25 гыйнвары, якшәмбе

"Инновация" студиясендә төшерелгән "Килергә чыккан Шуну " тасмасы Иранда узган  VIII халыкара кыска метражлы кино фестивалендә иң яхшы документаль фильм  дигән номинациядә бүләк алды. Фестиваль быелның 19-22 гыйнварында  Мазандаран провинциясенең Бабол шәһәрендә узды.

Россиядә яшәүче төрки халыклар мәдәнияте турында сөйләүче «Валдайдан Алтайгача» видеопроекты кысаларында Россия Федерациясе Президенты гранты нигезендә Граждан җәмгыяте мәсьәләләре институтының финанс ярдәме белән төшерелгән фильмның режиссеры – Салават Юзиев. Сценарийны алар бергәләп фильмның продюсеры Марина Галицкая белән язганнар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International