«Мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) институты» ДБМУ Нидерландия корольлегенең Кыллы уен кораллары укытучылары Европа ассоциациясе белән берлектә Мидделбург шәһәрендә (Нидерландия) 2015 елның 22 маеннан 26 маена кадәр уздырылачак халыкара конгресста студентларның Барокко оркестры концерт проектында катнашу өчен конкурс игълан итә.
Скрипкачыларны тыңлау 25 февральдә көндезге сәгать 11дә Залесный Мәдәният Үзәгендә (Казан, Осиновский тыкрыгы,8) була.
Катнашу өчен гаризалар ramil1975@list.ru электрон адресына кабул ителә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте