Энгель Таһировның «Планетар цивилизациянең глобальлектә чагылышы» дигән хезмәте дөнья күрде. Бу хезмәтнең Мәдәният елы дип игълан ителгән узган елда чыгуы зур мәгънәгә ия.
Аның авторы – академик, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры, «Европа-Азия» Халыкара Гуманитар Академия президенты, Россиянең БМОга ярдәм ассоциациясе президиумы әгъзасы, зур галим Энгель Таһиров үз заманыбыз өчен бик актуаль, хәзерге дөньяда барган процесслар җентекләп анализланган китабында абсолют зыянлы, әмма гаять яшәүчән сугыш фәлсәфәсенә һәм явызлык культына каршы куярга мөмкин булган бердәнбер нәрсә – ул тынычлык культы дигән фикер уздыра.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте