“Созвездие-Йолдызлык” фестивале 15 еллыгын билгеләп үтә

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Быел эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык” телевизион яшьләр фестивале үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, фестивальнең зона этаплары Татарстанда гына түгел, ә Кырым Республикасы (Керч, Севастополь, Бакчасарай) шәһәрләрендә дә узачак. 12 гыйнварда башланып киткән сайлап алу турлары өч айга якын дәвам итә. Бәйгенең финал өлеше һәм гала-концерт апрель аена планлаштырыла.

ХV ачык телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Конкурста катнашучыларның номерлары шуңа багышланган булуы шарт. Фестиваль лауреатлары концертлары Җиңү көне алдыннан Россия Кара диңгез флоты флагманы — “Москва” ракета крейсеры (Севастополь) һәм Татарстан шәһәрләрендә уздырылачак, дип хәбәр итә аны оештыручылар.

Фестивальнең йомгаклау концертын 25 апрель көнне Казанда, “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында уздыру ниятләнә.  Махсус кунаклар — ТӨРКСОЙ илләре җырчылары һәм җырчылар төркемнәре дә чакырылган.

“Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате телевизион фестивале республиканың беренче Президенты, хәзер исә Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәер-фатыйхасы белән республика күләмендә үткәрелә башлап, хәзер аның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылуын һәм Татарстан чикләрен узып, илкүләм танылуын әйтеп китәргә кирәк.

“Татар-информ” МА

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International