Кичә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә тарихи опера – “Кара пулат”ның премьерасы булды. Бүген исә татар операсын карарга ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин килгән иде.
"Безнең мәдәниятебез дөньясында бу - бик зур вакыйга. Безнең театрның тарихында, татарның опера һәм балеты барлыкка килүдә, аның үсешендә бу бина – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасы бик зур роль уйнады. Бирегә җырлы-биюле спектакльләргә күп еллар дәвамында йөрдек. Хәзер исә музыкаль әсәрләребезне дөньяга чыгарырлык мәшһүр опера һәм балет театрыбызны булдырдык, шуның белән горурланабыз. Талантлы яшьләребез яңа әсәрләр иҗат итә. Аларның сәләтен күреп алып, үстерергә кирәк. Бу операның идеясе моннан берничә ел элек үк туган иде инде. Матбугатта чыккан материалларга караганда да, менә бүген залда да халыкның спектакльне җылы кабул итүе аңлашыла", - диде Минтимер Шәймиев һәм опера авторларына, зур эш башкарганнары өчен, рәхмәт әйтте.
"Кара пулат"ны сәхнәгә куйган режиссер Георгий Ковтунны Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев аеруча да билгеләп үтте. "Халыкны, аның хисләрен аңлап, күңел кылларын чиертерлек итеп операны сәхнәгә куя алуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт, - диде ул. - Шундый тамашачыларыбыз булу, халкыбызның шундый югарылыкка күтәрелүе - үзе зур дәрәҗә. Болгарның ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе буш урында гына килеп чыкмаган. Тарихыбызны ничек кенә язмадылар, безне нинди итеп кенә күрсәтергә тырышмадылар. Безнең Болгар тарихын, халкыбызның тарихын бөтендөнья мирасы буларак тануның әһәмияте чиксез зур. Шул эшләребез аша алдагы буынга без менә нинди күркәм мирас калдырабыз!" - диде Минтимер Шәймиев.
1 сәгать тә 15 минут бара торган опера сюжетының нигезендә − Аксак Тимер чирүе Болгарга басып кергәч, пулатка бикләп яндырылган унике кыз турындагы риваять. Сәмәрканд әмире Тимерләң яугирләре унике кызны кулга төшерә. Аларның берсе хан кызы була, әмма гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кызның кайсысы хан кызы булуын һич кенә дә ачыклый алмый. Кызларны төрлечә җәзалыйлар, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын сатмый. Шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә. Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны, эткәләп-төрткәләп, Хөкем сараена - Кара пулатка ябып, ут төртәләр. Янгын беткәннән соң, пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап-ак киемле хан кызы пәйда була...
Либретто авторы − Ренат Харис, режиссер-сценограф − Георгий Ковтун, композиторы − Эльмир Низамов. Рольләрне Гөлнара Гатина, Рузил Гатин, Артур Исламов, Денис Ханбаба, Зөфәр Харисов, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары башкарды.
Спектакльне иртәгә дә театр сәхнәсендә күрергә мөмкин. "Кара пулат" операсы ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фонды ярдәме белән " Татарстанның мәдәни мирасы: Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре" комплекслы проектын гамәлгә ашыру чаралары кысаларында сәхнәләштерелде.
«Татар-информ» МА
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте