2015 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы титулын Казаннан Төрекмәнстанның Мары шәһәре кабул итеп алды. Хәзер анда дөньяның төрле почмакларыннан кунаклар кабул итүгә кызу әзерлек бара. 2015 елның 27 гыйнварында Рухият сараенда «Мары – төрки дөньяның мәдәни башкаласы» Елын ачу тантанасы узачак. Татарстан Республикасыннан әлеге тантанада артистлар Резедә Галимова һәм Рөстәм Асаев катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте