Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Урта махсус музыка көллияте «Гыйнвар кичләре» дигән балалар сәнгате фестивале уздыра

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Урта махсус музыка көллияте «Гыйнвар кичләре» дигән балалар сәнгате фестивале уздыра. Ул 22 гыйнварда ачыла һәм  28 гыйнварга кадәр дәвам итә.

 «Гыйнвар кичләре» – Гнесиннар исемендәге мәктәп белән А.С.Пушкин исемендәге ДССМның уртак проекты.  Фестиваль олылар өчен уздырыла торган «Святослав Рихтерның декабрь кичәләре» дәвамы буларак уйланылган. Монда да музыка рәсем һәм сәнгатьнең башка төрләре белән «үреп» бирелә. Төп аерма – бары катнашучыларның һәм тамашачыларның яшендә. «Гыйнвар кичәләре»ндә тамаша залы һәм сәхнә балалар карамагында булганга, биредә берникадәр җиңел шаянлык рухы хөкем сөрә, тамашаның үзе дә еш кына уенга әверелеп китә.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International