Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасында милли сәясәт дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның якынча йомгаклары турында фикер алыштылар

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Казанда Татарстан Республикасында милли сәясәт һәм татар халкының милли тәңгәллеген саклау дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның якынча йомгаклары турында фикер алыштылар.

«Халыклар дуслыгы, татулык һәм тынычлык – безнең өчен иң кадерле нәрсә. Милләтара татулыкны саклап калу дәүләт сәясәтеңдә өстенлекле юнәлеш булып тора. Бүген Татарстанда дәүләт хакимияте, милли-мәдәни, иҗтимагый оешмалар, мәгариф системасы, мәдәният, фән, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең үзара нәтиҗәле багланышы урнаштырылды дип әйтә алабыз», – диде мәдәният министры Айрат Сибагатуллин утырышны ачу чыгышында.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International