Абхазия Дәүләт филармониясе солисты, Пицундадагы гыйбадәтханә органчысы, халыкара конкурслар лауреаты Лука Гаделия һәм яшь опера җырчысы, Абхазия Дәүләт филармониясе солисты Крестина Эшба Татарстан башкаласында «Мәдәният фасыллары «Россия — Абхазия» проектына кергән концерт күрсәтте. Дөньяның күп кенә илләрендә чыгыш ясаган мәшһүр музыкантларның Казандагы концертлары быелгы гастрольләрен ачып җибәрде. ДЗКЗ сәхнәсендә 18 гыйнварда күрсәтелгән программада төрле чорлар әсәрләре яңгырады, башкаручылар аларда үзләренең күп стильләрдә эшләү мөмкинлекләрен күрсәтте.
Концертның беренче өлешендә тулысынча барокко стилендәге музыка яңгырады. Икенче өлештә тамашачылар халык фольклоры әсәрләре нигезендә иҗат ителгән музыка тыңлап хозурланды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте