20, 21, 22 гыйнвар көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Эльмир Низамов музыкасы, Ренат Харис либреттосы буенча куелган “КАРА ПУЛАТ” опера-риваятенең премьерасы күрсәтелә.
Операның нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы риваять ята.
Аксак Тимер гаскәрләре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерәләр. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын һич кенә дә сатмыйлар. Тик, шулчак кемдер хан кызының утта янмавын хәбәр итә. Сугышчылар кызларны Хөкем Сараена ябалар һәм ут төртәләр. Хөкем Сарае диварларында янгын телләре уйный башлый...
Янгын тәмам... Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап-ак киемнән хан кызы пәйда була...
Туган илгә мәхәббәт, тугрылык белән сугарылган әлеге әсәр кеше исеменең, кылган гамәлләренең мәңгелек икәнелеген искәртә.
Режиссеры - Георгий Ковтун, РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе (Санкт-Петербург); костюмнар буенча рәссамы - Әсәл Исмәгыйлева; сәхнә бизәлеше -Владимир Самохин; хормейстеры - Алия Хәмзина, Динә Венедиктова (хор); концертмейстеры - Екатерина Горбунова; солистлар: Гөлнара Гатина, Рузил Гатин, Артур Исламов, Зөфәр Харисов, Денис Ханбаба; хор артистлары: Дина Венедиктова, Ләйсән Дәүләтшина, Лилит Ёлчян, Эльвира Титова, Гүзәл Камалова, Илсөяр Низамиева, Илнур Байназаров, Илгиз Мөхетдинов, Иван Савиных, Руслан Хәбибуллин, Дмитрий Дорофеев, Илья Казаков.
P.S. Кара пулат — Болгардагы XIV гасыр урталарында төзелгән бина. Ул хәзер дә яхшы гына сакланган. Дүрт катлы бу таш корылманың түбәсе гөмбәз рәвешендә эшләнгән.
Мәгълүмат өчен: 89274138206, e-mail:ruzaliyagaziz@gmail.com
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте