«Изге җырлар» хор музыкасы фестивале Свияжск утрау-шәһәрчегендә узачак

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

1 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Свияжскида «Изге җырлар» хор музыкасы фестивале узачак. Чара «Вакыйгалар туризмы» программасы кысаларында оештырыла, ул Татарстан Республикасының туристлык брендын үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлтелгән.

Фестивальдә республиканың танылган хор  коллективлары катнашачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International