Гавриил Державин шигырьләрен укучыларның республика конкурсына йомгак ясау һәм бүләкләү тантанасы 27 ноябрьдә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Г. Тукай исемендәге клубында узачак.
Конкурс укытучылар, балалар һәм яшьләрдә зур кызыксыну тудырды. Анда Татарстан Республикасының урта мәктәпләре, гимназияләре һәм лицейларыннан 300дән артык укучы катнашты. Жюри конкурсның йомгаклау өлешендә катнашырга 30 конкурсантны сайлап алды.
(843) 236 97 42.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте