21 - 28 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда Бөтендөнья укытучылар көненә багышланган «Музей – белем бирү мәйданы» республика фәнни-гамәли конференциясе кысаларында чаралар уздырыла.
Оештыручылар музейларга балаларны алып йөрү мәктәпләрдә белем һәм тәрбия бирү процессының нигезе булырга тиеш, дип саный. Чаралар шул фикерне аңлату максатында уздырыла.
Милли музейда презентацияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр уза, бу чараларда мәктәп директорларын, аларның урынбасарларын һәм төрле фәннәр укытучыларын мәгариф программалары, Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиалларында алып барылган мәдәни-мәгърифәти эшчәнлектәге яңа, интерактив юнәлешләр белән таныштыралар, соңгылары исә музейдагы мөмкинлекләрне белем һәм тәрбия бирүдә файдалана алачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте