Татарстан Республикасының Мәскәү шәһәре белән күпьяклы хезмәттәшлеген үстерү һәм элемтәләрен ныгыту максатларында, Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре арасындагы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында 20 - 24 августта Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре узачак.
Бу көннәрдә татарстанлылар Мәскәү халкына гаять бай программа тәкъдим итәчәк. Күренекле сәнгать әһелләре, артистлар катнашында зур концертлар биреләчәк. Камал театры үзенең иң кызыклы спектакльләрен, Халыкара мөселман кинофестивале иң мавыктыргыч фильмнарын тәкъдим итәчәк. Татарстан Республикасы Җыр һәм бию ансамбле дә мәскәүлеләр өчен кызыклы программа әзерләде.
Татарстанлылар Мәскәүгә республикага багышланган, аның мәдәни, фәнни тормышын чагылдыручы күргәзмәләр дә алып бара.
Мәдәният көннәре кысаларында Троекурово зиратында Россиянең Халык артисты Фуат Мансуров каберенә куелган истәлек ташын ачу, Г.Тукай һәм М.Җәлилнең Мәскәүдәге һәйкәлләренә чәчәк салу тантанасы булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте