19-22 мартта Уфа "Нур" татар дәүләт театрында Әләмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре уза

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

19-22 мартта Уфа "Нур" татар дәүләт театрында Әләмәт татар дәүләт драма театры гастрольләре уза. Гастрольләр театрның 70 еллыгына багышлана.

Спектакльләр "Нур" театрының зур һәм кече сәхнәләрендә үтәчәк.

19 март, 19:00 - "Кыю кызлар" комедиясе (Таҗи Гыйззәт).
Ачлык, хәерчелектән котылырга теләп өч ятимә кыз шәһәргә килеп эләгә. Хуҗабикәләренең аларны фахешханәгә сатып җибәрергә җыенуларын белгәч, алар качып китәргә уйлыйлар. Бәхтияр карт сөйләгән “Җиде кыз” бәете аларның бу ниятен тагы да ныгыта. Бәеттәге кебек алар да, егет киемнәренә киенеп, ерак бер авылдагы мәдрәсәгә укырга китәләр. Кызлар хыялларын тормышка ашыру өчен төрле шаян һәм куркыныч хәлләргә юлыгалар. 

20 март, 15:00 - "Туй" (Б.Брехт).

Яшь парның матур һәм истә калырлык бердәнбер туе. Табын. Кәләш, кияү, ата, ана, кунаклар... Һәрберсе бары ихлас һәм чын күңелдән... тыгыналар, эчәләр, талашалар, бииләр, лыгырдыйлар, урындыкларны җимерәләр... кыскасы, бу яшьләрнең мәхәббәт туе.

20 март 19:00 - "Сагынуларга ни чара?" (И.Зәйниев).

Пьесаның төп герое Сәфәр 35 ел элек беркемгә бернәрсә аңлатмыйча, үзеннән бала көтүче сөйгәнен, әнисен, дусларын ташлап туган авылыннан киткән. Бүген ул туган ягына әйләнеп кайта. Бөтенләйгә кайта. Ләкин гомер буе Сәфәргә җавапсыз мәхәббәт утында янган Рузиядән башка үзен ихластан яраткан Сара, 17 яшьлек кызны хурлыктан йолып өйләнергә ният иткән дусты Марат һәм дөньяда барлыгы турында исенә дә килмәгән оныгы Нурзилә бу очрашуга әзерме? Юктыр... Юкка гына алар “ник киттең син”, “ник кайттың” дип җавап эзләмәс идее

21 март 11:00 - Әкият "Акбай һәм сарык малае" (Т.Миңнулин)

Төп герой, беркатлы бәләкәй сарык Бәрәне, изге мөкатдәс сарык булып, яшәгән ишегалдының башлыгы булырга хыяллана. Ул бик акыллы эт, йорт хайваннары башлыгы Акбай мәктәбендә белем ала, әмма сарык телен бик яхшы итеп өйрәнми, чөнки аның әнисе ул телдә бик сөйләшми. Моны күреп хәйләкәр песи Тәмлетамак Акбайдан котылып, башлык вазыфаларын үз өстенә алу нияте белән Бәрәнне алдап Бүреләр мәктәбенә урманга җибәрә. Ерткыч, әмма бик акыллы бүреләр башлыгы Бүре Акбай белән дуслыкны хөрмәт итү сәбәпле Тәмлетамакның бүләген кабул итми. Бәрәнне акылга утыртып Бүре кире авылга юл тота. Ана Сарык үз гаебен таный, Бәрән дә туган җирнең иң якын булуын аңлый, Тәмлетамак барысыннан да гафу үтенә. Шулай итеп авыл йорт хуҗалыгында кабат татулык, тынычлык хасил була.

21 март 19:00 - ретро-комедия "Күк капусы ачылса" (Х.Вахит).
Җҗиңел, күңелле һәм маҗараларга тулы спектакль.
Монда барысы да үзенең бәхет капкалары ачылуын көтә. 

22 март 19:00 - "Татар театрыннан зур концерт-тамаша"

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International