К.Тинчурин театрында «Төрки дөнья» (Төркия) дәүләт музыка ансамбле концерты булачак

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

24 февральдә 18.30 сәгатьтә К. Тинчурин театрында «Төрки дөнья» (Төркия) дәүләт музыка ансамбле концерты булачак.

Әлеге ансамбль Казанда 2008 елда чыгыш ясаган иде инде. Төрки дөнья халык музыкасы белән беррәттән, ул вакытта татар музыкасы да яңгыравы Казан тамашачысының күңеленә бик хуш килгән иде.

Ансамбль 2000 елда оештырылган. Төрки халыкларның музыка җәүһәрләрен, уен коралларын җыю һәм өйрәнү, концерт программалары бирү белән шөгыльләнүче әлеге ансамбльнең чыгышы тамашачыларда зур кызыксыну уятачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International