Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры Mezzo телеканалында музыка яздырырга әзерләнә

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Оркестр музыканы Мәскәүдә, Консерваториянең зур залында 10 мартта яздырачак. ТР ДСО «Солист Денис Мацуев» дигән шәхси абонементка чакырулы. Анда төрле елларда бөтен дөньяда мәшһүр оркестрлар чыгыш ясады. Mezzoтелеканалы 1992 елда классик музыканы сөючеләр өчен махсус оештырылган. Бүген бу  телеканалның 40 илдән 16 миллион абунәчесе бар. Денис Мацуев һәм ТР ДСО концерты Mezzo ТКда май аенда күрсәтеләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International