«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР Дәүләт симфоник оркестры белән Татарстан Композиторлар берлегенең уртак проектына багышланган матбугат конференциясе узачак

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

Быел Татарстан Композиторлар берлеге үзенең 75 еллыгын билгеләп узачак.  Юбилей елында Берлек Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры белән берничә уртак проект гамәлгә ашыруны планлаштыра. Бу проектлар татар композиторлары әсәрләрен башкаруга һәм киңрәк танытуга багышлана. 

Хөрмәтле журналистлар! 19 февральдә 10:00 «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына әлеге ике оешманың яңа уртак проектына багышланган матбугат конференциясенә рәхим итегез.  Анда ТР ДСО сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский һәм  ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин катнаша.

Юбилей елында әлеге ике оешма үзара хезмәттәшлек турында килешү төзүне планлаштыра.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International