Татарстан Республикасының Яшьләр симфоник оркестры «Республика горурлыгы» проекты кысаларында чыгыш ясый

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

26 гыйнварда Татарстан Республикасының Яшьләр симфоник  оркестры  «Республика горурлыгы» проекты кысаларында чыгыш ясый.

Яшь музыкантлар белән репетицияне Татарстан Республикасы ДСО сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский уздырды.

Музыка мәктәпләре укучыларыннан торган оркестр төзү идеясе Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының Казан башкарма комитеты Мәдәният идарәсе белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә туды.

«Казанда без оркестр сәнгате мәктәбен булдырырга ниятлибез. Оркестрның бүгенге көнгә репертуары төзелгән, балаларның максаты ачыкланган. Алар үзләренең музыка белән шөгыльләнүләре максатын яхшы беләләр», - диде Александр Сладковский.

Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлагы Айгөл Горнышева яшьләр оркестрына 500 мең сумлык грант бүлеп бирелүен хәбәр итте (сумманың яртысын – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы,  яртысын Казан мэриясе бүлеп биргән). Акча музыка уен кораллары, костюмнар алу, шулай ук укытучыларга хезмәт хакы түләүгә тотылачак.   Бу сезонда музыкантлар Татарстан шәһәрләренә гастрольләргә чыга башлаячак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International