Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Мәдәният елына багышлап «Мәдәният – һәрчак алгы сафта» дип аталган күргәзмәләр циклы тәкъдим итә.
Мәдәният кешеләргә каршылыкларсыз, бөтен, чәрдәкләнмәгән эчке дөньяларын ничек табарга һәм ничек сакларга кирәклекне күрсәтә, аларга үз-үзләрен аңларга ярдәм итә. Тупланган белемнәр, мәдәни хәзинәләр саклана торган музейлар, китапханәләр, башка мәдәният учреждениеләре безгә шушы максатларда хезмәт итә.
Сериянең китапханәләргә һәм музейларга багышланган беренче күргәзмәсе «Бездә узганнарның хатирәсе саклана» дип атала.
Күргәзмә 2014 елның 15 гыйнварыннан 31 гыйнварына кадәр эшләячәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте