3 гыйнварда «Казан» милли мәдәният үзәгендә Пабло Пикассо эшләреннән төзелгән «Параграфлар»дип аталган күргәзмә ачылды. Аны Санкт-Петербургның Перинные ряды Арт-үзәге тәкъдим итә. Әлеге күргәзмәдә авторның төрле чорларда иҗат ителгән эшләре күрсәтелә. Шулай ук аерым бер тематик юнәлеш буларак, хатын-кыз образы сурәтләнгән картиналары куела.
Күргәзмә 9 мартка кадәр эшләячәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте